Казанның транспорт һәм төзелеш өлкәсе өчен белгечләрне һөнәри укытуны оештыру тәҗрибәсен өйрәнү теләге турында Ташкент шәһәре буенча югары белем, фән һәм инновацияләр идарәсе башлыгы Бунёд Раджабов Татарстан делегациясе белән очрашуда хәбәр итте.
«Казанда транспорт көллияте һәм тимер юл техникумы бар. Безгә сезнең модельләрне өйрәнү бик кызык булыр иде... Шулай ук Ташкентта төзелеш һәм коммуналь хуҗалык өлкәсендә һөнәри белем бирү учреждениесе юк, шуңа күрә безгә Казанның төзелеш көллияте моделен өйрәнү кызык»...