«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте ярдәме белән «Казан утлары» журналында чыгучы кесә китаплары сериясенең 27 нче китабы дөнья күрде. «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте директоры Шамил Садыйков 27 китапның 71 мең тираж белән чыгып, аның 60 меңе сатылып беткәнен әйтте. Ул бу хакта «Татар-информ»да 27 нче китап булып чыккан Вахит Имамовның «Кәнәфи» китабын тәкъдим итү чарасында сөйләде.
«Безнең кесә китабы форматында 27 нче китап чыга. Бу – татар матбугатында булмаган феномен. Китаплар 71 мең тираж белән чыкты, шуның 60 меңе сатылып беткән.