Иртәгә Татарстанның халык артисты Филүс Каһиров Нәҗип Җиһановның «Җәлил» операсында Җәлил партиясен башкарачак – бу аның әлеге операда дебюты.
«4 июльдә Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Нәҗип Җиһановның «Җәлил» операсы күрсәтелә. Спектакльне «Россия-Культура» телеканалы яздырачак», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.
4 июльдә төп партияләрне Гөлнора Гатина, Михаил Казаков, Юрий Ившин, Артур Исламов, Александра Саульская-Шулятьева башкара. Дирижер - Ренат Салаватов.