Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «Росагролизинг» генераль директоры Павел Косов Казанда компаниянең филиалын ачты. Бу Идел буе федераль округындагы мондый беренче объект, дип хәбәр иттеләр республика җитәкчесенең матбугат хезмәтендә.
Оешманың эше коммерцияле лизингны үстерүгә юнәлтеләчәк. Моннан тыш, техник модернизациягә ярдәм итү өчен филиалның эшчәнлеге ташламалы программалар белән дә бәйле булачак.
Тантанадан соң Идел буе федераль округы төбәгеннән тармак ведомстволары вәкилләре белән киңәшмә узды.