Төмәннең «Яңарыш» газетасында Рәүфә Кангазинаның «Саубуллашу вальсын биеделәр» дигән язмасы чыкты.
Төмән шәһәрендә чыгарылыш сыйныфлар өчен гомуми кичә 21 июнь көнне, традиция буенча Түре елгасы яры буенда узды. Чарада якынча 700 укучы яр буенда вальс, полька һәм флешмоб биеде. Төмән чыгарылыш сыйныфлар укучыларыннан башка биредә Ишим, Омутинка, Төмән һәм Ялутор районнарыннан килгән укучылар да биеделәр.
Нәфис вальс әйләнер алдыннан, укучылар «Саубуллашу» һәйкәленә чәчәкләр салдылар...