Ульяновскиның «Өмет» газетасында Мәрьям Хәйбуллованың «Димитровград Сабан туе» дигән язмасы чыкты.
15 июнь көнне Димитровград шәһәренең Западный паркында татарча музыка иртәдән кичкә кадәр бер дә тынып тормады. Табигатьнең искиткеч гүзәл почмагында хәзер инде традициягә кергән Сабантуй бәйрәме гөрләп узды. Әлеге күркәм бәйрәм шәһәр администрациясе һәм җирле татар милли-мәдәни автономиясе тарафыннан оештырылган иде.
Халкыбызның хезмәт һәм җыр тантанасында катнашучыларны шәрәфле...