Лениногорскиның 11нче янгын сүндерү-коткару часте эшчәнлегенә 70 ел булган. Бу хакта «Заман сулышы» сайтында Наил Гыйльметдинов хәбәр итә.
Документлар буенча, 1954 елның 1 июле 25нче Хәрби янгын сүндерү командасының (ВПК) оешкан көне булып санала. Ул Яңа Писмәндә, Ромашкинода, Шөгердә нефть-промыселларын һәм резервуар паркларны сакларга дигән максат барлыкка килгән.
66нчы янгын сүндерү часте барлыкка килгәнче, 11нче хәрби янгын часте башта Шөгер районындагы, аннары Лениногорск районындагы янгыннарның төп сакчысы була.