Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Росатом» дәүләт корпорациясенең фәнни-технологик блогы җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты. Яклар сөйләшүләр өчен ТР Хөкүмәте Йортында очрашты, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.
Очрашуда катнашучылар алга таба хезмәттәшлек, шулай ук Татарстан һәм «Росатом» дәүләт корпорациясенең уртак фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләре үткәрү планнары турында фикер алышкан. Шулай ук алар башка актуаль темаларга, шул исәптән аддитив технологияләр өлкәсенә дә тукталган.