КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында татар телендәге текстларны плагиатка тикшерү программасын тәкъдим иттеләр.
«Бу программаны төзер өчен рус һәм инглиз телендәге программаларны карадык. Алар татар теле өчен яраксыз, чөнки телнең үзенчәлекләрен белмиләр», – дип таныштырды программа белән инженер, КФУның Туган телләр һәм мәдәниятләр өлкәсендә стратегик тикшеренүләр фәнни-белем бирү үзәге хезмәткәре Изидә Хаялиева.
Текстларның оригинальлеген тикшерү өчен татар телендәге чыганакларны җыйганнар.