Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова республика күләмендә уздырыла торган «Керәшен чибәре» бәйгесендә әзерлекле кызлар катнашуын искәртте. Бу турыда ул Казанда Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә «Керәшен чибәре – 2024» бәйгесенең әзерлек этабы кысаларында әйтеп узды.
«Катнашучыларның саны 30дан артып киткән еллар да бар иде. Ул вакытта бәйге берничә турда үтте. Һәрбер турда жюри катнашучыларның иң яхшыларын сайлап алып, ахыргы турга 10лап кыз гына калдыра иде.