Татарстан «Яшьләр өчен төбәк» федераль конкурсында 134,2 миллион сум отты. Акчалар яшьләр сәясәтен үстерүгә юнәлдереләчәк, дип сөйләделәр ТР Яшьләр министрлыгында.
Чара «Мәгариф» илкүләм проектының «Социаль активлык» федераль проекты кысаларында оештырылган. Бәйге нәтиҗәләре буенча федераль бюджеттан субсидияләр илнең 51 төбәге арасында бүленгән.
«Төбәкләр өчен мөһим ярдәм. Быел алынган акчалар Казандагы Химиклар мәдәният йорты базасында Республика яшьләр үзәген капиталь ремонтлауның икенче этабын үткәрүгә...