1 июльгә Татарстанның сигез комлыгында суның сыйфаты таләпләргә туры килми. Бу хакта Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Эвелина Киселёва.
Микробиологик күрсәткечләр буенча Казанның «Түбән Елга аръягы» комлыгында һәм Чаллы, Әлмәт, Минзәлә, Тәтеш шәһәр комлыкларында, шулай ук Бөгелмә районы Карабаш бистәсендәге «Аквапарк» комлыгында, Мөслимдәге...