Төмәннең «Яңарыш» газетасында «Укый алмаган китаплар» дигән хәбәр чыкты. Аны Төмән шәһәреннән Фатыйх Гарифуллин язган.
Төмән шәһәре туган якны өйрәнү музее фондында 500 иске мөселман китабы саклана.
Без беренче тапкыр музей фондының ишек тупсасын 2000 нче елларның башларында атлап кергәнебез бар, ул вакытлар музейның фонды Ленин урамындагы Спаск чиркәве бинасында иде. Музей хезмәткәре безне кызыктырган китапларны бер кочак итеп алып килде: монда - Нигъмәтулла хаҗи Кармышаков-Сәйдуковның тамгасы куелган китаплар...