29 июньдә Әлмәттә йөзләгән актив һәм талантлы шәһәр халкын берләштергән яшьләр көне узды. Бәйрәм берьюлы ике мәйданчыкта – «Мирас» спорт комплексы каршында һәм «Нефтче» хоккейны үстерү үзәге янында башланды. Бу хакта «Әлмәт таңнары» газетасы яза.
Кунаклар автомобильләр күргәзмәсе белән танышты, һөнәрчеләр һәм эшмәкәрләр эшләре белән яшьләр маркеты булды. Музыка сөючеләр өчен караоке-лофт эшләде, ә актив ял сөючеләр лазертаг буенча турнирда катнашты. Шулай ук барлык теләүчеләр өчен мастер-класслар...