Дүшәмбе көнне Алабуганың Россия Федерациясе Герое Александр Епанешников исемендәге 3 нче мәктәптә яңартылган спорт залы ачылды. Аны мәктәпкә Вадим Махеев бүләк итте, дип яза «Алабуга нуры» газетасы.
Ачылу тантанасы да спорт ярышлары белән үтте. Мәктәп яны лагерьларына йөрүче укучылар иң җитез һәм көчле спортчыны билгеләде. Командаларның бер өлеше спорт кырында җиңү яуларга тырышкан арада, икенчеләре дуслары өчен җан атып торды. Уенны район башлыгы Рөстәм Нуриев һәм эшмәкәр Вадим Махеев күзәтте.