Югары Ослан районы Соболевское авылында Зөя елгасы янында «Уйнагыз гармуннар» халык иҗаты фестивале узды. Фестивальгә Яшел Үзән, Лаеш, Югары Ослан районнарыннан иҗат коллективлары һәм башкаручылары килде. Бу хакта «Югары Ослан» газетасы яза.
Фестивальне Югары Ослан иҗади мәктәбе укытучылары коллективы төрле коралларда уйнап ачып җибәрде.
Район хакимияте башлыгы исеменнән фестивальдә катнашучыларны һәм тамашачыларны район хакимияте башлыгы урынбасары Сергей Осянин сәламләде. Шулай...