Минзәлә районы Бакчасарай авылында төзекләндерелгән мәчеттә Корбан ашы узган. Бу хакта «Минзәлә» газетасы яза.
Бакчасарай авылы мәчетендә имам-хатыйб Нәкиф хәзрәт Хафизов, остабикә Әлфия ханым тырышлыгы, авылдашларның зур ярдәме белән төзекләндерү эшләре алып барылган иде, диелә хәбәрдә.
Әлеге эшләр тәмамлангач, авыл халкы белән бергәләшеп мәчеттә Корбан ашы узды, азан тавышы яңгырап намазлар укылды. Күркәм мәҗлестә шәһәр мәчете әһелләре, күрше-тирә авылларның муллалары да катнашты.