Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең вокал сәнгате кафедрасы мөдире, профессор Зилә Сөнгатуллина әйтүенчә, элек дөньякүләм операларны татар теленә дә тәрҗемә итеп җырлаганнар.
«Мин опера театрына килгәнче күп кенә француз, итальян опералары татарча куелган. Күз алдыгызга китерәсезме, «Евгений Онегин» операсы татарча яңгыраган! «Югарыдагы» хуҗалар, халыкка тәрбия бирер өчен, менә шулай да эшләп караган. Андый язмалар радио фондында бар.