Татарстан Республикасы Милли музееның филиалы – Татар китабы йорты ике тапкыр туган көнен билгеләп үтә: Шәриф Камал музеен ачу турында карар чыгуга 80 ел һәм музейның Татар китабы йорты буларак ачылуына 5 ел.
«2 июльдә музейны ике тапкыр юбилей белән котларга мөмкин. Бүген бушлай экскурсияләр була. 14:00 сәгатьтә - рус һәм татар телләрендә экспозиция буенча күзәтү экскурсиясе, 19:00 – «Татар китабы йорты буенча төнге экскурсия». Көн дәвамында музейга керү бушлай булачак», – дип хәбәр итә...