Азәрбайҗанның «Яшьлек» татар яшьләре үзәге җитәкчесе Дияз Әхмәтҗанов «Татар-информ» хәбәрчесенә КФУның Татар халык хоры гастрольләре кысаларында җирле татарларның тормышы турында сөйләде.
«Әби-бабайлар өйдә татарча сөйли иделәр. Шуңа күрә дә татарча сөйләштек. Хәзер исә балаларыбызга милли гореф-гадәтләрне тапшырырга тырышабыз. Алар да туган телләрен белергә, өйрәнергә тиеш. Бу – әби-бабаларыбызның әманәте. Нәрсә соң ул милләт? Милләт ул – тел, Аллаһ йорты һәм зират. Әгәр милләтнең шушы өч әйбере бар икән...