Бүген атмосфера фронты узганнан соң Татарстан антициклонның үзәк өлешендә калачак, шуның нәтиҗәсендә республикада берничә көнгә коры һәм эссе һава торышы урнаша. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразында шулай диелә.
Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +13..+18 градустан +16..+21 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Иртәгә, 2 июльдә, көндезге сәгатьләрдә һава +28..+34 градуска кадәр җылына, дип искәртә синоптиклар.
Пәнҗешәмбе, 4 июльдә, көндез һава температурасы...