Санкт-Петербургның «Рыбацкий» мәдәният йортында «Татар кызы-2024» бәйгесенең төбәк этабы финалы төгәлләнде. Бу хакта Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Регина Сарвакова - «Санкт-Петербург татар кызы 2024», ә Диләрә Йосыпова («Файда» татар фольклор ансамбле) «Ленинград өлкәсе татар кызы 2024» титулына ия булды. «Иң ихлас кыз» призы Рианна Габдрахмановага тапшырылды.
Чараны «Питер буйлары» Татар-башкорт милли-мәдәни...