Студентларга сессия һәм имтиханнарны тапшырганда курку һәм стрессны киметергә ярдәм итә торган берничә кагыйдә бар. Клиник психолог Жанна Хафизова «Вести Татарстан» программасына биргән интервьюсында шул хакта сөйләде.
Укудан ял итәргә һәм имтихан алдыннан үзеңә чамадан артык эш йөкләмәскә кирәк. Бу баш мие эшенә уңай йогынты ясый.
Имтиханга әзерләнгәндә тәнәфес ясау мәгълүматны истә калдыруны яхшыртырга ярдәм итә. Саф һавада йөрү, рәсем ясау яки медитация баш миенә мәгълүматларны эшкәртергә вакыт бирәчәк.