8 июльдә Казан мэриясе барлык теләүчеләр өчен бушлай татар теле курсын башлап җибәрә. Курс берничә әзерлек дәрәҗәсенә исәпләнгән: башлангыч һәм дәвам итүчеләр. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Башлангыч төркем Казан шәһәре Башкарма комитеты бинасында шөгыльләнәчәк, дәвам итүчеләрнең очрашу урыны – Черек күл паркы. Дәресләр 1,5 ай дәвам итә. Курс тел, грамматика һәм сөйләм нигезләрен үз эченә алган программадан гыйбарәт. Дәресләр ике сәгать бара. Һәр төркемнән курсны...