Азәрбайҗанның «Яшьлек» татар яшьләре үзәге җитәкчесе Дияз Әхмәтҗанов «Татар-информ» хәбәрчесенә КФУның Татар халык хоры гастрольләре кысаларында җирле тормыш турында сөйләде.
«Яшьлек» татар яшьләре үзәге 1997 елдан бирле эшли. Мин – үзәкнең өченче рәисе. Инде 20 ел әлеге оешма белән җитәкчелек итәм. Сүз уңаеннан, булачак хатыным белән монда таныштык. Татарстан Хөкүмәтенә рәхмәт, теләктәшлек белдереп торалар. Без инде 17 ел дәвамында Бакуда Сабантуйлар оештырабыз. Узган ел иң зур Сабантуй булгандыр...