«Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында «Профессионалитет» федераль проекты ярдәмендә һөнәри белгечлек алырга мөмкин. Бу хакта РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко чыгарылыш укучыларына котлавында искәртте, дип хәбәр итә ил РФ Хөкүмәтенең матбугат хезмәте.
Чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашуда Чернышенко быел мәктәпләрне 2,3 миллион тугызынчы һәм унберенче сыйныф укучысы тәмамлады, дип билгеләп үтте.
«Быел чыгарылыш укучыларын илебезнең 1,2 меңнән артык югары уку йорты һәм 3,8 мең көллияте көтә.