Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасында «Телне тыю – изге гамәл» дигән язма чыкты. «Дин дәресләре мәктәбе» җитәкчесе Асия хаҗия Мөлекова язган.
Ульяновскиның 17 нче китапханәсендә «Телне тыю – изге гамәл» дигән темага вәгазь укылды. Анда дин әһелләре һәм дин дәресләренә йөрүче шәкертләр, татар җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты.
Изге Коръәнебезнең «Бүлмәләр» сүрәсендәге 10 нчы аятендә: «Барлык мөселманнар да бер-берсенә туганнар», – дип әйтелә. Ягъни, ләә иләһа илләаллаһ Мөхәммәде Рәсүлүллаһ...