Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, тугандаш Республика Сабантуй кабул итү сәбәпле, Чечня башлыгы Рамзан Кадыровка рәхмәт белдерде. 30 июньдә Грозныйда беренче тапкыр милли татар бәйрәме узды.
«Кунакчыл Чечня җирендә безнең яраткан Сабантуй бәйрәмен шундый масштабта үткәрүегез өчен рәхмәт! Тугандаш халыкның чәчәк атуын телим! Без бергә!» – дип яза республика җитәкчесе үзенең телеграм-каналында.
Миңнеханов шулай ук бәйрәм чарасы мизгелләре төшерелгән видеоязма белән уртаклашты.