Татарстан Республикасының «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы журналисты – смм-белгече Милена Новикова республика күләмендә уздырыла торган «Керәшен чибәре – 2024» бәйгесенең финалына үтте.
Җиңүченең исеме 13 июль көнне Мамадыш районы Җөри авылының Тырлау аланында узачак Питрау бәйрәмендә билгеле булачак.
«Кряшен чибяре–2024» титулы өчен быел 9 кыз көч сынаша. Татарстанның Балык Бистәсе районыннан Милена Новикова, Алексеевск районыннан Ангелина Александрова, Зәй районыннан Алеся Димитриева...