30 июнь көнне Грозный шәһәрендә «Сабантуй» милли бәйрәме узды. Сабантуй – Татарстан белән Чечня арасындагы дуслыкны ныгытучы чара. Киләсе елда да Чечня Республикасында милли бәйрәмне үткәрү планлаштырыла. Ул Чечня Республикасының Шелково районында оештырылачак. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.
Кичә бәйрәм Грозныйның үзәк мәйданында үтте, анда стильләштерелгән йортлар белән мәйданчыклар оештырылган иде. Бәйрәмдә 4 мең кешегә шурпа һәм чәйләр әзерләнде. Параллель рәвештә чүлмәк вату...