Чирмешән районы Кармыш авылында Оркыя әби йортын музей иткәннәр. Авыл китапханәчесе Фатыйма Габдуллина җитәкчелегендә эшләнгән музейда авыл кешеләренең тормышын күзалларга мөмкин. Тарих почмагын, үткән ел бакыйлыкка күчкән Оркыя әби Хәйруллина йортында ясаганнар. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында Кадрия Гамирова хәбәр итә.
«Мәрхүмәнең ашына барган әбиләр әйтте бу фикерне. Оркыя әбинең балалары, якын туганнары юк, ә өендә элеккеге авыл тормышын күрсәтү өчен бөтен җиһазлар бар. Мин боларны барып күргәч, үземә дә кызык булып китте.