Бүген Ютазы районының Әбсәләм авылында «Кымыз бәйрәме» Төбәкара фестивале үтте. Фестиваль 2нче ел оештырыла. Биредә «Татар информ» хәбәрчесе дә эшләде. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары — ТР конгресс бүлекләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Ирек Шәрипов чараның татар халкы өчен мөһим бәйрәм булуын әйтте.
«Сезгә Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның кайнар сәламнәрен җиткерәбез. Бүген Ютазыда Татарстан һәм татар дөньясы өчен зур...