Бүген Грозныйның үзәк мәйданындагы Сабан туенда «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм Чечня Республикасы Милли сәясәт, тышкы элемтәләр, матбугат һәм мәгълүмат министрлыгы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзалана.
Республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев әлеге документның әһәмияте хакында сөйләде.
«Килешү – безнең хезмәттәшлек итәргә, үзара тәҗрибә уртаклашырга теләвебезне билгели торган документ ул. Хәзер күп нәрсә безнең аны үтәргә ни дәрәҗәдә әзер булуыбызга бәйле.