Ютазы районының Әбсәләм авылында 2нче тапкыр үткән төбакара «Кымыз бәйрәме» фестивалендә ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының Нәсел эше һәм терлек үрчетү бүлеге җитәкчесе Дамир Миңнебаев республикада атлар үрчетүгә игътибар бирелүен әйтте.
«Авыл хуҗалыгының малчылык тармагы — иң әһәмиятле юнәлешләрдән санала. Ат терлекчелеге — бездә үсештә. Безнең монда чын-чыннан фикердәшләр, ат үрчетүне һәм кымыз җитештерүне арттыручылар катнаша. Ютазы районы — тырышлар төбәге ул. Алга таба да уңышлар телим ютазылыларга»...