Мин союзда түгел. Узган ел «Бәллүр каләм» бәйгесенә материаллар тапшыргач, союзга керү шартларын да белештем. Кермәслек түгел. Аннары ничектер онытылды. Дөресен әйткәндә, нәрсә бирә соң ул миңа, дигән уй оныттыргандыр ул ниятне. Материаль әйбер турында сүз бармый. Кызыклы матбугат конференциясенә чакыралармы, союзда булган журналистлар белән төрле заманча проектлар, чаралар үткәрәләрме, башка төбәкләргә очрашуларга барганда дәшәләрме?! Минем кебек шәхси басма журналистын чакыралармы, мисал өчен.