Бүген, 30 июнь көнне, Грозный шәһәрендә татар милли бәйрәме «Сабантуй» уза. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев катнаша. Шулай ук бәйрәмнең мәртәбәле кунагы Чечен Республикасы Хөкүмәте Рәисе урынбасары Айшат Кадыйрова. Васил Шәйхразыев Айшат Кадыйрованы бәйрәмнең татар ишегаллары белән таныштырды.
Грозныйның үзәк мәйданында стильләштерелгән йортлар белән ишегаллары төзелгән...