Аксубай районы Кәкре Күл авылында «Троица әйлән-бәйләне» рус фольклоры бәйрәмен билгеләп үттеләр . Бирегә кунаклар, якташлар һәм борынгы рус халык йолаларына чумарга теләүчеләр килде. Хәтта тоташ явып торган яңгыр да бәйрәм мохитен боза алмады – халык бирегә, узган еллардагыга караганда да күбрәк килгән иде. Бу хакта «Авыл таңнары» сайтында хәбәр ителә.
Чарада район башлыгы Камил Гыйльманов, Феодосий Тотемский исемендәге Аксубай православие чиркәве башлыгы протоиерей Александр Качаев катнашты.