Бүген Башкортстанның Чакмагыш районы Аблай авылыннан булган Кодаяровлар нәселе җыены үтә. Нәсел дәвамчысы, актив җәмәгать эшлеклесе, тарихчы Наил Сәетгәрәев бу нәселнең бик данлыклы булуын әйтте.
«Чакмагышның Кодаяровлары — данлы татарлар нәселе. Бүген авылыбызда нәселебез җыены үтә. Шәҗәрәбездәге шәхесләр белән чын-чыннан горурланырлык. Бүген шулай нәселебездән булган абруйлы офтальмолог Уфа шәһәренең беренче шәрәфле гражданы Габдулла Кодаяров тууына 125 еллыкны билгеләп үтәбез», — диде Наил Сәетгәрәев «Татар-информ» хәбәрчесенә.