Казанда Яшьләр көнен бәйрәм итүнең төп мәйданчыгында, «УРАМ» экстрим-паркында никахлашу тантанасы булды. Быел фестивальнең төп темасы Гаилә елына багышланган. Бу хакта Татарстан Яшьләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Гаилә елында Яшьләр көнен уздыруның төп мәйданчыгында без яшьләрнең тантаналы никахлашуына шаһит булдык. Киленнең Яшьләр эшләре министрлыгы тармагы хезмәткәре булуы икеләтә күңелле», - диде яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков һәм яшь парларга бәхетле тормыш теләде.