Татарстанның Менделеевск районы Яңабирде авылында «Гырон Быдтон» удмурт мәдәнияте республика бәйрәме башланды. Бәйрәмне ачу тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бәйрәмнең үзәк тамашасы «Италмас» театральләштерелгән куелышы булды, анда удмурт халкының мифлары һәм риваятьләре ачылды.
«Бу язгы кыр эшләреннән соң үткәрелә торган матур бәйрәм, мөгаен, ул 1 мең ел дәвамында үткәреләдер һәм безгә Ходай Тәгалә яхшы ел бирсен, яхшы уңыш булсын һәм без уңышларыбызга сөенерлек булсын»...