Татарстанда 2024 елда 29 сәламәтлек саклау объекты төзелеше һәм 105 медицина оешмасы бинасына капиталь ремонт планлаштырыла. Бу максатларга быел 2,12 млрд сум каралган. Бөтен эшләр «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында башкарылачак.
«Республикада «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының барлык юнәлешләре дә уңышлы гамәлгә ашырыла. Шуның ярдәмендә без медицина ярдәменең сыйфатын һәм үтемлелеген күтәрәбез, пациентларыбыз өчен аеруча уңайлы шартлар тудырабыз», – дип билгеләп үтте...