Быел Түбән Кама мәктәпләрен 839 кеше тәмамлады. Алар арасында 11нче сыйныфны тәмамлаучы 104 укучы алтын медаль, 105 укучы көмеш медаль алды. 21 укучы 1 фәннән Бердәм дәүләт имтиханын максималь баллга тапшыра алган. Бу турыда Түбән Кама районы башлыгы Рамил Муллин Телеграм-каналында сөйләде.
Бүген Түбән Камада гомумшәһәр чыгарылыш кичәсе булды. Муллин бәйрәмнең төп геройларын котлады һәм аларны шәһәрнең киләчәге дип белдерде.
«Сезнең янып торган күзләрегезгә карыйм, уңышларыгызны күзәтәм һәм сезнең белән бик горурланам.