Бүген Кукмара шәһәренең Комсомол мәйданында зур бәйрәм узды. Анда районның чыгарылыш укучыларына аттестатлар тапшырылды. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Наилә Шәфыйгуллина яза.
Районның белем йортларын тәмамлаган 176 укучы олы тормыш юлына аяк баса. Бик яхшы билгеләргә тәмамлаган 69 укучыга укудагы уңышлары өчен медальләр, район башлыгының Мактау грамоталары тапшырылды.
«Бердәм дәүләт имтиханнары буенча лидер булуыбыз бик куанычлы. Районда белем бирү югары дәрәҗәдә. Монда, әлбәттә, укытучыларның өлеше бик зур.