Татар теленнән Бердәм республика имтиханы бирүче укучылар һәм имтиханга әзерләгән укытучылар туган телләрне саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белән очрашу узды. Бу хакта http://nkamsk-rt.ru сайтында Түбән Кама муниципаль районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Айдар Гарифуллинга сылтама белән хәбәр итә.
Бу очрашуда 35нче лицейның 11нче сыйныф укучысы Сәмирә Сәгыйтова һәм татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлүсә Яруллина катнашты.