Татарстан Россия-Беларусь хезмәттәшлеге кысаларында төбәк элемтәләре үсешенә үз өлешен кертә. Бу хакта Беларусь һәм Россия төбәкләренең XI форумы эше тәмамлангач Татарстан делегациясен җитәкләгән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белдерде. Республика парламенты матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.
Форумның икенче көне эш программасы РФ Федераль Җыенының Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко белән Беларусь Республикасы Илкүләм җыены Республика Советы Рәисе Наталья Кочанованың...