Самараның «Бердәмлек» газетасында Эльмира Сәйфуллинаның «Яңгырасын тальян моңы» дигән язмасы чыкты.
Казанда тальянчылар очрашты. Чараны 35 ел дәвамында тальян гармуннар ясау остасы, мәшһүр Җидияр Мохияровның укучысы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Айрат Харисов оештырды. Аның кебек оста Татарстанда гына түгел, Россиядә дә юктыр, мөгаен. Ул гармун телләрен дә үзе җиздән ясый икән.
Айрат әфәнде остаханәсеннән чыккан тальяннар илебез буйлап таралганнар. Июнь башында узган...