Быел көз ахырына кадәр Татарстан Алексеевск районы Биләр авылы янында урнашкан «Изгеләр чишмәсе» архитектура-мәдәни комплексы территориясе өстәмә рәвештә төзекләндереләчәк. Бу хакта Татарстан шәһәрләре үсеше институты Телеграм-каналында хәбәр итә.
Комплексның төп ике элементы - чыганак зонасы һәм Хуҗалар тавында урнашкан «Кара таш» монументына илтүче баскыч яңартыла, дип аңлаттылар институтның матбугат хезмәтендә.
Баскыч 1996 елда төзелгән һәм шуннан бирле ремонтланмаган. Аны уңайлырак итү...