Татарстан Республикасының Тукай районы башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп муниципалитет җитәкчесе урынбасары Рөстәм Закиров билгеләнде. Мондый карарны бүгенге сессиядә район Советы депутатлары кабул итте.
Депутатлар шулай ук Тукай районы башлыгы Фаил Камаевның вакытыннан алда отставкага китүен (бу хакта элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткән иде) кабул итте.
Ышаныч югалу сәбәпле муниципалитет җитәкчесен эштән азат итүне Тукай районы прокуроры Руслан Галиев таләп итте. Кулга...