Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча Комиссия рәисе Марат Әхмәтов быел татар теленнән Бердәм республика имтиханын тапшыручылар арасында Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче гимназия укучылары булмавын әйтте.
«Казаннан булган укучыларны тыңлый башлагач, кайда соң, мин әйтәм, Мәскәү районы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе? Гимназия директоры Рамил Гайнуллинга кайнар шелтәле сәлам җиткерергә кирәк.