Башкорт дәүләт курчак театры «Шомбай fest» халыкара курчак театрлары фестиваленә рус телендә уйналучы «Сабантуй» спектаклен алып килгән. Театр директоры, режиссер Альберт Имаметдинов әйтүенчә, бу яңа спектакль һәм ул әле башкорт теленә тәрҗемә ителеп өлгермәгән.
«Мин курчак театрында башкорт телендә спектакльләрнең аз уйналуын проблема дип әйтмәс идем. Башкорт труппасы режиссеры буларак шуны әйтә алам – безнең теләсә кайсы спектакльдә башкорт фольклоры, башкорт легендаларына, башкорт эпосларына таянып эшлибез»...